
Язучы-прозаик, драматург, шагыйрь һәм эстрада җырчысы Зөлфәт Хәким белән танышмы сез? Зөлфәт Хәким 1960 елның 11 августында Татарстанның Түбән Кама районы Шәңгәлче авылында туа. Язучының иҗатка тартылуы 1980 елларда башлана. Сиксәненче еллар ахырыннан башлап «Идел», «Сөембикә», «Чаян», «Казан утлары» журналларында аның шигырьләре, сатирик хикәяләре басыла, шигырьләре һәм җырлары «Бер тауда ун чишмә» исемле күмәк җыентыкка урнаштырыла, беренче пьесасы – «Су төбендә сөйгәнем» дигән комедиясе язылып, 1992 елда Татар дәүләт академия театры сәхнәсендә куела һәм тамашачыларның игътибарын җәлеп итә. 2009 елда З.Хәким «Телсез күке» драмасы өчен Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек була. Зөлфәт Хәкимнең китаплары белән танышыр өчен сезне китапханәдә көтеп калабыз.









Подписавшись, вы будете получать информацию о предстоящих событиях в Нижнекамске по выбранным типам.
Письма приходят раз в неделю, не чаще.
Спама не будет, обещаем! Отписаться можно в любой момент.