Г.Тукай исемендәге үзәк китапханәдә шәһәрдәшебез, актив җәмәгать эшлеклесе, “Кама таңнары” әдәби берләшмәсе әгъзасы, Аксакаллар шурасы рәисе Васил Камаловка 70 яшь тулу уңаеннан “Җилкенеп яши күңел” дип аталган очрашу булачак. Әдәби-музыкаль очрашу юбилярның гомер йомгагын сүтеп, башкарган эшләргә нәтиҗә ясап, шигырь, җырлар белән үрелеп барачак. Чарада шәһәребезнең мөхтәрәм кешеләре, Васил әфәнденең дуслары, туганнары, хезмәттәшләре, гомумән, аның белән иңгә-иң куеп бүгенге көндә бергә атлаучы аксакаллар катнашуы көтелә.
Вы будете получать информацию о предстоящих мероприятиях в Нижнекамске в выбранных категориях.
Обещаем, никакого спама! Вы сможете отписаться в любое время.