«Җидегән чишмә җыры»

«Җидегән чишмә җыры»
Нижнекамская городская библиотека семейного чтения № 48

Күренекле татар язучысы, фольклорчы, Татарстан Республикасының Г. Тукай исемендәге дәүләт бүләге иясе Гомәр Бәшировның (1901-1999) тууына 125 ел тула.

Г. Бәширов әдәбиятка 1930 еллар башында килә. Туган ил темасын яктырткан «Соңгы сугыш» дигән беренче китабы 1934 елда Казанда нәшер ителә. Әдипнең сугышка кадәрге иҗат биографиясендә иң күренекле урын тоткан «Сиваш» повесте          Кызыл Армия сугышчыларының 1920 елда Сивашны кичкәндәге батырлыкларын сурәтли. 

Г.Бәширов күп еллар дәвамында халык авыз иҗаты әсәрләрен җыю һәм өйрәнү эшчәнлеге алып бара. Ул туплаган һәм әдәби яктан эшкәрткән халык әкиятләре, җырлары, мәзәкләре күптомлы «Татар халык иҗаты» басмасында, «Мең дә бер мәзәк» 1963;  «Туган тел мәзәкләре» (1995) китапларында дөнья күрә. «Туган ягым – яшел бишек» исемле автобиографик әсәре,  «Җидегән чишмә» романы  әдип иҗатының энҗеләре булып торалар.

Китапханәдә әдипнең тууына 125 ел тулу уңаеннан китап күргәзмәсе эшләячәк.


Источник: Культура.рф
изменить информацию сообщить о проблеме

С этим мероприятием что-то не так?

  • Неправильная дата или время
  • Неправильный адрес
  • Неправильно указан тип мероприятия
  • Плохое описание
  • Мероприятие отменено или отложено
  • Неприемлемый/неприличный контент
  • Нарушение авторских прав
  • Это спам
  • Не получается купить билет

Нижнекамская городская библиотека семейного чтения № 48

похожие мероприятия

Все мероприятия в Нижнекамске