«Җәлил эзләре буйлап...»/«Джалиль: голос времени и народа»

«Җәлил эзләре буйлап...»/«Джалиль: голос времени и народа»
Центральная библиотека им. Габдуллы Тукая

    Муса Җәлил … Бу исем һәрберебезгә яхшы таныш. 15нче февральдә герой-шагыйрьгә 120 ел тулу уңаеннан Н.В.Лемаев исемендәге нефть-химия һәм нефть эшкәртү көллияте студентлары белән бергә шагыйрьнең биографиясе һәм иҗаты турында искә төшереп әдәби кичә үткәрдек.

Кичә барышында студентлар Муса Җәлилнең тормыш юлындагы төп вакыйгаларны, аның батырлыгын һәм шигъри мирасын ачып бирделәр. Аеруча шагыйрьнең сугыш чорындагы иҗаты, "Моабит дәфтәрләре"ндәге шигырьләре тәэсирле яңгырады. Әлеге шигырьләр фашист тоткынлыгында да рухын сындырмаган, Ватанга мәхәббәтен саклап калган геройның тиңдәшсез батырлыгын гәүдәләндерә.

Кичәдә шулай ук Муса Җәлилнең шигырьләрен сәнгатьле итеп уку, җырлар башкару да оештырылды. Студентлар тарафыннан әзерләнгән презентацияләр шагыйрьнең тормыш юлын тагын да ачыграк күзалларга ярдәм итте.


Источник: Культура.рф
изменить информацию сообщить о проблеме

С этим мероприятием что-то не так?

  • Неправильная дата или время
  • Неправильный адрес
  • Неправильно указан тип мероприятия
  • Плохое описание
  • Мероприятие отменено или отложено
  • Неприемлемый/неприличный контент
  • Нарушение авторских прав
  • Это спам
  • Не получается купить билет

Центральная библиотека им. Габдуллы Тукая

похожие мероприятия

Все мероприятия в Нижнекамске