«Җәйге таң хатирәсе»

«Җәйге таң хатирәсе»
28 июля 2026 10:00
Центральная библиотека им. Габдуллы Тукая

Г. Тукай исемендәге үзәк китапханәнең актив һәм иҗади коллективы "Тукайны бергәләп укыйбыз" дигән матур традициясен дәвам итә. Бу юлы алар үз укучыларына Габдулла Тукайның күңел чеметемле "Җәйге таң хатирәсе" шигырен яңа, заманча формада – видеоязма аша тәкъдим итәләр. Чараның максаты – бөек шагыйрь иҗатын яшь буынга җиткерү, аның шигъриятенең гүзәллеген һәм тирәнлеген видеоформатта ачу.

Бу юнәлештә китапханә хезмәткәрләре зур тырышлык куйган. Алар шигырьне кат-кат укып, аның һәр сүзен, һәр юлbн тирәнтен аңлаганнан соң, аны тормышка ашыру өчен сценарий төзегәннәр. Видеоязмада табигатьнең матур күренешләре, таң алдыннан ачыла торган сихри мизгелләр, шагыйрьнең балачак хисләре һәм хатирәләре чагылыш тапкан. Катнашучыларның эчкерсез башкаруы, шигырьгә туры килгән музыкаль бизәлеш һәм визуаль элементлар бергәләшеп, тамашачы күңелендә тирән хисләр уятты.

"Җәйге таң хатирәсе" – ул бары тик шигырь генә түгел, ә табигатькә, туган якларга һәм балчакка мәхәббәт символы. Китапларны укудан тыш, менә шундый заманча алымнар ярдәмендә без Тукайның рухи дөньясын тагын да ныграк ача алабыз. Киләчәктә дә китапханә хезмәткәрләренең мондый иҗади проектларының дәвамлы булуына ышанабыз, чөнки алар Тукай мирасын саклауда һәм таратуда зур роль уйныйлар. Бу акция – һәрберебезне Тукай белән яңадан берләштерү мөмкинлеге.


Источник: Культура.рф
изменить информацию сообщить о проблеме

С этим мероприятием что-то не так?

  • Неправильная дата или время
  • Неправильный адрес
  • Неправильно указан тип мероприятия
  • Плохое описание
  • Мероприятие отменено или отложено
  • Неприемлемый/неприличный контент
  • Нарушение авторских прав
  • Это спам
  • Не получается купить билет

Центральная библиотека им. Габдуллы Тукая

похожие мероприятия

Все мероприятия в Нижнекамске