
"Ядкәр" проекты эшен дәвам итә. Татарстан Республикасының халык шагыйре, публицист, җәмәгать һәм мәдәният эшлеклесе Ренат Харисның 85 яшьлек юбилее уңаеннан "Замана һәм каләм" дип исемләнгән күркәм шигъри кунакханә оештырабыз!
Ренат Харис – татар халкының горурлыгы, аның иҗаты – безнең милли байлыгыбыз. Аның шигырьләре, поэмалары – уйлануларга, киләчәккә омтылышка, туган телгә мәхәббәткә чакыручы гүзәл сүз үрнәкләре.
Бу гади очрашумыни?! Юк, дуслар, бу – иҗат бәйрәме, тел йомшаклыгын, фикер зиhенлеген, хисләр байлыгын бергә туплаучы могҗизалы кичә булачак. Без Ренат Хәриснең тормыш юлын, иҗат чишмәсен, аның халык күңеленә үтеп кергән шигырьләрен искә алырбыз. Кем белә! Аның һәр сүзе – бер дөнья, һәр юлы – бер хәзинә.
"Замана һәм каләм" – бу исем генә дә ни тора! Димәк, без яңарышны, заман сулышы белән бергә атлауны, каләмнең көчен, аның бүгенге көнгә дә актуаль булуын раслаячакбыз.
Килегез, дуслар! Сезне көтеп калабыз! Шигърият дөньясына чумыйк, хисләр диңгезендә йөзик, һәм, әлбәттә, Ренат Харис исеменә иң матур теләкләребезне җиткерик!

























Вы будете получать информацию о предстоящих мероприятиях в Нижнекамске в выбранных категориях.
Обещаем, никакого спама! Вы сможете отписаться в любое время.