
Вакыйф Нурулла улы Нуруллин 1935 елның 1 маенда Татарстанның Балык Бистәсе районы Югары Әшнәк авылында игенче гаиләсендә туа. Вакыйф Нуруллинның язу стиле халыкчан гадилеге, эчке җылылыгы, ихласлыгы, тормышчанлыгы белән аерылып тора. Татар, рус һәм башка телләрдә басылып чыккан ике дистәдән артык китап авторы. 1991 елда Татарстан китап нәшрияты аның ике томлык «Сайланма әсәрләр»ен бастырып чыгара. Әдипнең барлык төп әсәрләре рус теленә һәм кайберләре украин, таҗик, әзәрбайҗан, каракалпак, казакъ телләренә дә тәрҗемә ителә. Китапханәдә язучының иҗатына багышланган китап күргәзмәсе эшли. Күргәзмә белән танышу өчен китапханәгә рәхим итегез.

























Вы будете получать информацию о предстоящих мероприятиях в Нижнекамске в выбранных категориях.
Обещаем, никакого спама! Вы сможете отписаться в любое время.