
1 октябрь — Өлкәннәр көне! Бу көн — йөрәккә якын, күңелгә жылы бәйрәм. Ул безнең өчен олыларның тормыш юлларын, аларның сабырлыгын, тырышлыгын кадерләү көне. Алар — безнең тарихыбыз, безнең рухи таянычыбыз, балаларыбызга һәм оныкларыбызга үрнәк. Аларның һәрбер сүзе — киңәш, һәрбер күз карашы — сагыну. Шул уңайдан, китапханәдә «Үткән гомер үзе бер гомер» дип аталган матур чара үтә. Һәр кешенең гомере — аерым бер дөнья, аерым бер тарих, аерым бер кыйммәтле китап. Без бу чарада шушы китапларны бергә ачып укыйбыз, өлкәннәребез үз тормышларыннан кичкәннәрне, истә калган күңелле һәм авыр минутларны, үзләре өйрәнгән сабырлыкны, дуслыкны, туган җиргә мәхәббәтне сөйли алалар. Хөрмәтле өлкәннәребез! Сезне әлеге чарага чакырабыз. Чара 2нче октябрь көнне китапханәдә үтә.







Подписавшись, вы будете получать информацию о предстоящих событиях в Нижнекамске по выбранным типам.
Письма приходят раз в неделю, не чаще.
Спама не будет, обещаем! Отписаться можно в любой момент.