
Татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукай тууына 140 ел тулу уңаеннан республикабызда «Тукайны бергәләп укыйбыз» дип аталган мәдәни проект дәвам итә. Аның кысаларында китап укучылар һәр атна саен китапханәләргә җыелып, шагыйрьнең шигырьләрен укый, аның бай әдәби мирасы белән якыннанрак таныша. һәр пәнҗешәмбе көнне Габдулла Тукайга багышланган кичә оештырыла һәм анда теләгән һәркем килеп, Тукайның шигырьләрен укый, әдәби мирасы белән таныша ала. Китап сөюче укучылар, 2нче июль көнне бөек шагыйребез Г.Тукайның «Җәй көнендә» шигыре белән таныша аласыз.

























Вы будете получать информацию о предстоящих мероприятиях в Нижнекамске в выбранных категориях.
Обещаем, никакого спама! Вы сможете отписаться в любое время.