
Бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның 140 еллыгы уңаеннан Татарстанда "Тукайны бергәләп укыйбыз" проекты старт алды. Проект кысаларында, китапханәдә, һәр пәнҗешәмбе көнне Г.Тукайның шигъри мирасын укуга һәм өйрәнүгә багышлыйбыз. Китап сөюче укучыларыбыз 2нче апрель көнне Габдулла Тукайның «Милли моңнар» шигырен кычкырып укый алачаклар. Шулай ук, китапханәдә татар халкының бөек шагыре Г.Тукайның тормышына багышланган китап күргәзмәсе дә эшли. Китап яратучы укучыларыбызны китапханәдә көтеп калабыз.

























Вы будете получать информацию о предстоящих мероприятиях в Нижнекамске в выбранных категориях.
Обещаем, никакого спама! Вы сможете отписаться в любое время.