
Милли тарихтан, үзен тудырган халыкның мәдәниятеннән аерып карап булмый торган шәхесләр бар. Милләтнең шундый олуг уллары арасында сөекле Тукаебыз шәхес буларак та халыкның ихтирамын һәм мәхәббәтен казанды. Үз милләте өчен янып-көйгән, аңа хезмәт иткән Тукай бүген дә халык күңелендә, халык җанында.
Быел сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның 140 еллык юбилее уңаеннан шәһәребездә бик күп чаралар уздырыла, алар аеруча тантаналы төстә уза. 23 апрельдә үзәк китапханә хезмәткәрләре Түбән Кама нефть-химиясе һәм нефть эшкәртү көллияте студентлары белән "Тукай нуры: мәңгелек рух" дип аталган әдәби кунакханәдә очраша. Чарада Г.Тукайның тормыш юлы һәм иҗатын искә төшерәчәкбез.

























Вы будете получать информацию о предстоящих мероприятиях в Нижнекамске в выбранных категориях.
Обещаем, никакого спама! Вы сможете отписаться в любое время.