
Тукай туган ямьле яз аенда
Кырлай дигән татар авылында.
Моңлы җыры, үткен сүзе белән
Ул дөньяга шуннан танылган.
Сабыйларда Г. Тукайның күпкырлы иҗатына кызыксыну, әкиятләре, шигырьләре аша балаларда матур әдәбият белән кызыксыну, аларда укырга теләк тәрбияләү максатыннан китапханәдә «Тукай әкиятләре» дип аталган, балалар белән тылсымлы әкиятләр иленә сәяхәткә чыгабыз. Балалар белән бергәләп, язучының әкиятләрен искә төшерербез, балалар төрле, кызыклы «Рәсемне таны!», «Кайсы әкияттән?» уеннарында катнашып, әкият персонажлары белән танышырлар.
























Вы будете получать информацию о предстоящих мероприятиях в Нижнекамске в выбранных категориях.
Обещаем, никакого спама! Вы сможете отписаться в любое время.