Апрель ае - Тукай ае. Ул - бөек шагыйрьне тудырган ай. Татар халкы үзенең җырчы улын һәрчак күңел түрендә тота. Бу айда күп төрле чараларның уздырылуы - шуның ачык мисалы.
Габдулла Тукай исемендәге үзәк китапханә татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның туган көнен зурлап билгеләп үтә. “Яшьлегем чишмәләре” аралашу клубына йөрүче ветераннарны аның тормыш юлы, ятим бала чагы белән таныштыру, төрле альбомнар, презентацияләр карау планлаштырылган. Аннан соң кунаклар күңелен шигърият билиячәк.
Сөекле шагыйребез әсәрләренә нигезләнеп төзелгән викторина уены кичәне тагын да күңелле итеп үткәрергә ярдәм итәр.
Вы будете получать информацию о предстоящих мероприятиях в Нижнекамске в выбранных категориях.
Обещаем, никакого спама! Вы сможете отписаться в любое время.