Тукай һәр шагыйрьгә яшьтәш

Тукай һәр шагыйрьгә яшьтәш
Центральная библиотека им. Габдуллы Тукая

   Киләчәккә юл тоткан Тукай: 140 еллык уңаеннан китапханәдә үткән чара.               

  Безнең яраткан шагыйребез Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулу уңаеннан, сукырлар китапханәсендә истәлекле чара узачак. Бу көнне без бөек шәхесебезнең тормышын һәм иҗатын искә алачакбыз, аның безгә калдырган бай мирасы турында сөйләштербез.                   Тукай – ул безнең өчен генә түгел, ә һәр татар шагыйре өчен дә яшьтәш, юл күрсәтүче, рухи азык бирүче бер бөек зат. Аның шигырьләре, әкиятләре, гыйбрәтле хикәяләре безнең күңелләргә тирән урын алган. Тукайның сүзләрендә милли рух, халыкның язмышы, туган телгә мәхәббәт яши. Ул безгә татар булуның нинди зур бәхет икәнен аңлатты, милли үзаңны уятуда зур роль уйнады.                                                                                          

Чарада катнашучылар Тукайның тормыш юлындагы мөһим мизгелләрне искә алачаклар, аның әсәрләреннән өзекләр укырлар, шигырьләренә багышланган         сәхнә әсәрләре карарлар. Кунаклар үзләре Тукайның әкиятләрен сәхнәләштереп, үзләренең сәләтләрен күрсәтерләр. .Бу көн безгә тагын бер кат Тукайның безнең өчен нинди кадерле булуын, аның иҗатының мәңгелек булуын искәртер. Аның сүзләре безне һәрвакыт илһамландырачак, юл күрсәтәчәк һәм татар халкының рухи байлыгын сакларга өйрәтәчәк. Тукай яшәгән, Тукай яшәр!


Источник: Культура.рф
изменить информацию сообщить о проблеме

С этим мероприятием что-то не так?

  • Неправильная дата или время
  • Неправильный адрес
  • Неправильно указан тип мероприятия
  • Плохое описание
  • Мероприятие отменено или отложено
  • Неприемлемый/неприличный контент
  • Нарушение авторских прав
  • Это спам
  • Не получается купить билет

Центральная библиотека им. Габдуллы Тукая

похожие мероприятия

Все мероприятия в Нижнекамске
Научные мероприятия Образование Бесплатно