Тукай безне киләчәккә өндәүче/ Путешествие в мир Тукая

Тукай безне киләчәккә өндәүче/ Путешествие в мир Тукая
Центральная библиотека им. Габдуллы Тукая

 

    Г.Тукай бик аз яшәгән. Ләкин ул безгә гаҗәеп зур байлык - шигырьләр, җырлар, әкиятләр, хикәяләр язып калдырган. Тукай иҗаты - күпкырлы, халыкчан тамырлы, легендар рухлы, тирән моңлы һәм тылсымлы бер шигъри дөнья ул. Безнең барыбызны да балачак дөньясына Габдулла Тукай алып керә. Без хәреф таный башлау белән аның үлемсез, халык ярата торган шигырьләрен, тылсымлы әкиятләрен укыйбыз, аларны күңелдән өйрәнәбез. Халык аерым бер чорны - Тукай чоры диеп йөртә. Өлкәннәр яраткан шагыйрьләре турында үзләренең балаларына сөйләгәннәр, шигырьләрен ятлатканнар. Тукай алдан ук киләчәк җәмгыять төзү балалар өстендә булганлыгын аңлый һәм шуның өчен дә ул балаларны тәрбияләүгә бик зур игътибар биргән.

Үзәк китапханә хезмәткәрләре һөнәри уку йортларында белем  алучы студентлар  белән 25апрель – Тукай туган көндә әдәби кунакханәгә җыелып,  әдипнең тормыш юлы һәм иҗади эшчәнлеген искә төшерәчәкләр.


Источник: Культура.рф
изменить информацию сообщить о проблеме

С этим мероприятием что-то не так?

  • Неправильная дата или время
  • Неправильный адрес
  • Неправильно указан тип мероприятия
  • Плохое описание
  • Мероприятие отменено или отложено
  • Неприемлемый/неприличный контент
  • Нарушение авторских прав
  • Это спам
  • Не получается купить билет

Центральная библиотека им. Габдуллы Тукая

похожие мероприятия

Все мероприятия в Нижнекамске