Идел ярларына нурлар сибеп
Матур булып ата бездә таң.
Таң шикелле якты Туган илем,
Бәхет биргән җирем — Татарстан. Балаларның сөйләм телен баету, дөньяны танып-белү, күзаллауларын арттыру, туган төбәккә карата ихтирам, хөрмәт, горурлык, мәхәббәт хисләре тәрбияләүне максат итеп 29 август көнне 2нче номерлы шәһәр китапханәсендә «Туган ягым - Татарстан» - дип аталган уен чара уза. Чара барышында китап сөюче нәни дусларыбызны Татарстан, аның дәүләт символлары, табигате, халкы, шәһәр-районнары белән таныштырып китәрбез.
Вы будете получать информацию о предстоящих мероприятиях в Нижнекамске в выбранных категориях.
Обещаем, никакого спама! Вы сможете отписаться в любое время.