
Ш.Җиһангирова башка бик күпләр кебек бик яшьли каләм тибрәтә башлый. Матбугатта Муса Җәлилгә багышланган беренче шигыре Мөслим район газетасы «Авыл утлары»нда 1966 елда дөнья күрә. Казанда интернат-мәктәптә укыганда инде балалар өчен язган шигырьләре республика газеталарында да басыла. Ә студент тормышы булачак шагыйрәне чын мәгънәсендә әдәбият-сәнгать кочагына суырып ала. Шигырьләре бер-бер артлы «Идел» альманахында басыла.
Шәмсия Җиһангирова – нечкә хисле шагыйрә. Аның лирик яңгырашлы, халык җырларына хас эчке моң-сагыш белән өртелгән шигырьләренә бик күп үзешчән һәм профессионал композиторлар тарафыннан көйләр языла.
Китапханәдә шагыйрәгә 75 яшь тулу уңаеннан әдәби сәгать үтәчәк

























Вы будете получать информацию о предстоящих мероприятиях в Нижнекамске в выбранных категориях.
Обещаем, никакого спама! Вы сможете отписаться в любое время.