Театр – тылсымлы зур көч ул,
Көлдерә, җырлата, елата;
Ачысын-төчесен каптырып,
Чынбарлык хакында уйлата.
Ел саен 27 мартта Бөтендөнья театр көне билгеләп үтелә. Театр көне-профессиональ сәнгать эшлеклеләре өчен генә түгел, ә тамашачылар өчен театр сәхнәсе артында утырган гүзәл, яшерен дөнья белән танышу өчен менә дигән мөмкинлек. Г. Тукай исемендәге үзәк китапханә дә театрлар бәйрәменнән читтә калмый. «Театр иленә сәяхәт» дип исемләнгән күргәзмә оештырылачак, анда Рус һәм чит ил театры тарихы, Казан театрлары турында басмалар тәкъдим ителәчәк.
Вы будете получать информацию о предстоящих мероприятиях в Нижнекамске в выбранных категориях.
Обещаем, никакого спама! Вы сможете отписаться в любое время.