Туган тел! Бу сүзне әйткәндә ук күңел моңлана, дәртләнә. Ул һәркем өчен кадерле һәм газиз! Аңардан да көчле, татлы, назлы, якын тел бармы икән? Тугач та иң беренче ишеткән сүзебез туган телдә яңгырый.
Ана теле – белем, тормыш, тәрбия чыганагы. Туган телне өйрәнергә, белергә кирәк, чөнки аның белән дәу әти-дәү әниләр, әти-әниләр, авылдашлар белән аралашабыз. Төрле әсәрләр укыйбыз, төрле чараларда катнашабыз. Гореф-гадәтләрне искә төшерәбез. Әгәр тел бетсә, ул телнең иясе булган халык та, милләт тә югала. Шуның өчен дә туган телен кадерләп саклау, үстерү, аның сафлыгы, матурлыгы өчен көрәшү – һәр кешенең изге бурычы.
Габдулла Тукай исемендәге китапханәдә "Татар телем-бәллүр бишек" дип исемләнгән күргәзмә әзерләнә, милләтпәрвәр, үз туган теленә битараф булмаганнарны көтеп калабыз.
Вы будете получать информацию о предстоящих мероприятиях в Нижнекамске в выбранных категориях.
Обещаем, никакого спама! Вы сможете отписаться в любое время.