
Үзәк китапханәдә 20 октябрь халыкара пешекчеләр көне уңаеннан “Тәмле осталык илендә” / “Вкус мастерства” дип аталган бәйге үткәреләчәк. Бәйгедә күппрофильле көллиятнең пешекче һөнәрен сайлаган студентлары көч сынашачак. Алар «Өй эше», «Җиләк- җимеш гөлләмәсе», «Серле рецепт», «Бәрәңге әрчү» һ.б этапларда ярышып, табышмакларны чишеп, мәкаль-әйтемнәрне дәвам итеп, үзләренең белем һәм осталыкларын уен формасында тикшерәчәкләр.
Беренче этапта студентлар өй эше кысаларында традицион ризыклар әзерләячәкләр, ә икенчесендә җиләк-җимешләрнең бизәлешенә аерым игътибар биреләчәк. «Бәрәңге әрчү» ярышы тизлек һәм төгәллек таләп ителсә, ә «Дуслык» этабында командалар бергәләп эшләүне күрсәтер.

















Подписавшись, вы будете получать информацию о предстоящих событиях в Нижнекамске по выбранным типам.
Письма приходят раз в неделю, не чаще.
Спама не будет, обещаем! Отписаться можно в любой момент.