Сүзләрдән сәйләннәр

Сүзләрдән сәйләннәр
Центральная библиотека им. Габдуллы Тукая

  Кадерле дуслар, әдәбият сөючеләр! Без сезне чираттагы очрашуга чакырабыз. Бу юлы без күренекле язучы, шагыйрь Марсель Галиевның иҗатына тукталабыз.

   Быел каләмдәшебезгә 80 яшь тула! Олы юбилей уңаеннан, «Сүзләрдән сәйләннәр» исемле әдәби аланда очрашып, аның иҗат дөньясына сәяхәт кылырбыз, әсәрләре турында фикер алышырбыз.

    «Ядкәр» проектының төп максатларының берсе – яшьләрне татар әдәбияты белән таныштыру, аларда иҗатка мәхәббәт уяту. Марсель Галиевның иҗаты – бу юнәлештә зур үрнәк, чөнки аның әсәрләре тормышның төрле якларын, кешенең эчке дөньясын тирән һәм җылы итеп сурәтли. Аның шигырьләре һәм проза әсәрләре аша без үзебезнең милләтнең рухи байлыгын, гореф-гадәтләрен, хис-кичерешләрен тоябыз, аңлыйбыз.

      «Сүзләрдән сәйләннәр» әдәби аланы – бу мөмкинлекләр мәйданы. Биредә катнашучылар үз фикерләрен ирекле әйтә, иҗади идеяләр белән уртаклаша, яңа дуслар таба. Мондый очрашулар иҗат кешеләрен берләштерә, аларга рухи көч бирә, киләчәккә өмет уята.

      Бергәләп рухи байлык тупларга, әдәбиятның серле дөньясына чумарга чакырабыз.



Источник: Культура.рф
Редактировать (для организатора) сообщить о проблеме

С этим мероприятием что-то не так?

  • Неправильная дата или время
  • Неправильный адрес
  • Неправильно указан тип мероприятия
  • Плохое описание
  • Мероприятие отменено или отложено
  • Неприемлемый/неприличный контент
  • Нарушение авторских прав
  • Это спам
  • Не получается купить билет

Центральная библиотека им. Габдуллы Тукая

похожие мероприятия