
Сабантуй — гасырлар буенча бик зур, бик тансык, бик шатлыклы, күңелләрне рәхәтләндерә торган милли туй булып, бу көнгә кадәр үзенең әһәмиятен югалтмаган мәдәни байлык.
Тарихы бик тирәннәргә, әллә-ничә мең елларга җиткән халык бәйрәме — Сабантуй XXI гасырда да татар милләтен таныту, аның рухи бердәмлеген, мәдәниятен, телен саклау чарасы, символы буларак яшәвен дәвам итә.
Тукай паркында елдагыча "Яшьлегем чишмәләре" клубы вәкилләре өчен оештырылган гаҗәеп Сабантуй бәйрәме узачак! Бу көнне без бергәләп милли йолаларыбызны искә төшереп, күңел ачып, җәйне каршылап, яңа көчләр туплап, татар халкының борынгы һәм матур бәйрәмен зурлап үткәрәчәкбез.
Кызыклы уеннар һәм ярышлар узачак: милли көрәш, аркан тарту, капчык сугышы, йөгерү, капчык киеп сикерү һәм башка бик күп көлкеле, көчле ярышлар, моңлы җырлар һәм биюләр көтә!
























Вы будете получать информацию о предстоящих мероприятиях в Нижнекамске в выбранных категориях.
Обещаем, никакого спама! Вы сможете отписаться в любое время.