
Габдулла Тукай исемендәге үзәк китапханәдә апрель аенда сәнгать сөючеләр өчен бик шатлыклы яңалык бар. Язучы, рәссам, журналист - Фәрит Фәйзетдин улы Имамовның шәхси күргәзмәсе ачыла.
Күргәзмәдә Фәрит Имамовның төрле елларда иҗат иткән эшләре тәкъдим ителәчәк. Рәссамның һәр эше үзенчәлекле булуы һәм осталыгы белән аерылып тора.
Бу мөмкинлекне кулдан ычкындырмагыз! Фәрит Имамовның иҗат җимешләрен бер ай дәвамында китапханәдә карап, рухи азык алырга мөмкин булачак. Күргәзмә барлык теләүчеләр өчен ачык.

























Вы будете получать информацию о предстоящих мероприятиях в Нижнекамске в выбранных категориях.
Обещаем, никакого спама! Вы сможете отписаться в любое время.