
Салих Җамалетдин улы Сәйдәшев - 20 нче гасырның иң күренекле композиторы, татар профессиональ музыкасына нигез салучы, Кызыл Армия маршы авторы. Музыка сәләте Сәйдәшевта кечкенә чагында уяна. Ул уйнаган иң беренче инструмент гармоника була. Аннары махсус аның өчен рояль сатып алалар. 1918 нче елда Сәйдәшев үз оркестрын төзи. 1920 нче елда ул Кызыл армия сафларына баса. 1922 нче елда Сәйдәшев Казанга кайта. Аны яңа ачылган Татар Дәүләт театрына музыка бүлеге мөдире итеп эшкә чакыралар.
С.Сәйдәшев татар сәнгате тарихында беренче мәртәбә яңа жанр – музыкаль драма жанрын башлап җибәрә.
Композиторның тууына 125 ел тулу уңаеннан китапханәдә китап күргәзмәсе әзерләнәчәк.
























Вы будете получать информацию о предстоящих мероприятиях в Нижнекамске в выбранных категориях.
Обещаем, никакого спама! Вы сможете отписаться в любое время.