Разил Вәлиев— татар язучысы, шагыйрь, күренекле җәмәгать эшлеклесе, Татарстанның халык шагыйре, Татарстан Республикасының Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, Татарстанның М. Җәлил исемендәге республика премиясе лауреаты, Россиянең атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Россия Гуманитар Фәннәр Академиясенең шәрәфле академигы, Түбән Кама шәһәренең мактаулы гражданы, Ингушетия Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе. 2нче номерлы шәһәр китапханәсендә «Разил Вәлиев — танылган язучы, шагыйрь, җәмәгать эшлеклесе» исеме астында китап күргәзмәсе эшли. Күргәзмәдә аның иҗатын, тормыш юлын чагылдырган әдәбият урын алды.
Вы будете получать информацию о предстоящих мероприятиях в Нижнекамске в выбранных категориях.
Обещаем, никакого спама! Вы сможете отписаться в любое время.