4 октябрь көнне шагыйрь һәм җәмәгать эшлеклесе, популяр җырлар авторы Рәмис Аймәтнең туган көне. Шул уңайдан, 2нче номерлы шәһәр китапханәсендә, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Муса Җәлил һәм Һади Такташ исемендәге әдәби премияләр лауреаты, шагыйрь Рәмис Аймәтнең иҗатына багышланган «Рәмис Аймәт иҗаты» - дип исемләнгән китап күргәзмәсе эшли. Күргәзмәдә шагыйрьнең төрле елларда иҗат иткән китаплары урын алган. Шигъри җыентыкларында шагыйрь укучысына үзенең эчке дөньясын, җан кичерешләрен, мәңгелек сагыш сәбәпләрен ача.
Вы будете получать информацию о предстоящих мероприятиях в Нижнекамске в выбранных категориях.
Обещаем, никакого спама! Вы сможете отписаться в любое время.