
Тукай исемендәге китапханәдә уңышлы гына эшләп килүче «Яшьлегем чишмәләре» төркеменә безнең шәһәребезнең хезмәт ветераннары бик теләп йөриләр. Алар өчен китапханә – ул ял итү, аралашу һәм яңа дуслар табу урыны гына түгел, ә рухи азык таба торган мөһим бер мәйданчык та.
Менә тиздән билгеләп үтеләчәк Бөтендөнья сәламәтлек көне уңаеннан, алар өчен махсус "Сәламәтлек сәгате" үткәреләчәк. Бу чарада ветераннар файдалы киңәшләр алачаклар, сәламәт яшәү рәвеше турында фикер алышачаклар һәм, әлбәттә, бер-берләре белән күңелле итеп аралашачаклар.

























Вы будете получать информацию о предстоящих мероприятиях в Нижнекамске в выбранных категориях.
Обещаем, никакого спама! Вы сможете отписаться в любое время.