2нче номерлы шәһәр китапханәсендә «Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре», татар композиторы, җырчы, артист, язучы, журналист Алмаз Наил улы Хәмзинга багышланган китап күргәзмәсе тәкъдим ителә. Язган әйберләре байтак: бер китаплык юморескалар, йөздән артык пьесалар, җырлар. Үзе язган күп җырларны ул, гадәттә, ничек башкарырга кирәклеген өйрәтеп бирә. Оста гына җырчылар тыңлап карыйлар да, аның кебек җырлый алмаганын аңлыйлар, шуңа күрә ул кайбер җырларны үзе башкара. Китапханәдә язучының тормыш юлын яктырткан китап күргәзмәсе әдәбият һәм сәнгать яратучыларга кызыклы булыр.
Вы будете получать информацию о предстоящих мероприятиях в Нижнекамске в выбранных категориях.
Обещаем, никакого спама! Вы сможете отписаться в любое время.