
Ә.Хәсәнов – әдәбият-сәнгатьнең төрле өлкәләрендә иҗади сәләтен күрсәткән каләм иясе. Әнәс Хәсәнев 1935 елның 23июнендә Татарстанның Спас районы Көек авылында дөньяга килде. Куйбышев педагогика училищесын, Казан педагогика институтын, Ленинград югары партия мәктәбен тәмамлаган. Ул шигырьләр, хикәяләр яза, әдәби тәрҗемә эше белән шөгыльләнә. Телестудиядә эшләгән елларында балалар һәм яшүсмерләр өчен дистәләрчә кызыклы тапшырулар оештыра; драматургиядә һәм киносценарийлар язуда да көчен сынап карый. Язучы Ә.Хәсәнов иҗаты белән танышырга теләүчеләрнең барысын да китапханә күргәзмәгә чакыра.

























Вы будете получать информацию о предстоящих мероприятиях в Нижнекамске в выбранных категориях.
Обещаем, никакого спама! Вы сможете отписаться в любое время.