Язучы, шагыйрь, Бөек Ватан сугышы ветераны, Бухенвальд-Дор фашист концлагерьларындагы фашизмга Каршылык хәрәкәте каһарманы, күпләргә билгеле «Яшәү белән үлем арасында», «Җимерелгән бастион» әсәрләре авторы Нәби Дәүлинең тууына 1 июньдә 115 ел тулды. Китап укучылар игътибарына китапханәдә китап күргәзмәсе тәкъдим итәбез. Бөек Ватан сугышының беренче көннәреннән үк фронтка китә, әмма 1941 елның августында Орша шәһәре тирәсендә барган авыр сугышларның берсендә чолганышта калып, ул фашистлар кулына әсир төшә, 1942 елның яз башында бүтән әсирләр белән бергә Германиягә озатыла. 1945 елның апрелендә ул берничә иптәше белән лагерьдан кача, Совет Армиясенә кушыла һәм сугышны фронтта тәмамлый. 1945-1956 елларда ул Казанда кара эшче, каравылчы, рәссам-бизәүче булып эшли. Ул гомеренең соңгы көннәренә кадәр әдәби иҗат эшеннән аерылмады.
Вы будете получать информацию о предстоящих мероприятиях в Нижнекамске в выбранных категориях.
Обещаем, никакого спама! Вы сможете отписаться в любое время.