
25 август- герой- шагыйрь Муса Җәлил hәм аның көрәштәшләрен искә алу көне. 1944 елның 25 августында җәлилчеләрне соңгы юлга – палач балтасы астына алып баралар. Конвоирларның котын алып, төрмә камераларында газап чигүче тоткыннарның күңелендә яшәүгә өмет уятып, үлем аша үлемсезлеккә илтүче 114 адымны (камерадан гильотинога кадәр) җырлап үтәләр, башлары киселгәндә дә елмаеп үләләр. Китапханәдә «Муса Җәлил - халкым иле» дип аталган, Муса Җәлилне искә алу чарасы үткәрелә! Истәлекле көнгә багышланган китап күргәзмәсе әзерләнә, шагыйрьнең үз әсәрләре, шул исәптән «Моабит дәфтәрләре», аның тормышы һәм иҗаты турындагы китаплар тәкъдим ителә. Чарада Муса Җәлильнең тормыш юлы, Бөек Ватан сугышындагы батырлыгы һәм шигырьләренең тарихи әһәмияте турында сөйләшәчәкбез.
























Вы будете получать информацию о предстоящих мероприятиях в Нижнекамске в выбранных категориях.
Обещаем, никакого спама! Вы сможете отписаться в любое время.