Миргазиян Юныс – күпкырлы шәхес. Аның турында күренекле язучы, публицист, алтын куллы сынчы, кыю диңгезче дип әйтеп була. Язучы 1927 нче елның 25 маенда Татарстанның гүзәл табигатьле Баулы районы Исергәп авылында крестьян гаиләсендә дөньяга килә. М. Юнысның бала һәәм үсмерчагы сугышка кадәрге һәм сугыштан соңгы елларга туры килә. Әдәбиятка зур тормыш тәҗрибәсе туплап килгән каләм осталарының берсе. Сәүдә флоты корабларында навигатор, капитан ярдәмчесе, сәяси тәрбияче сыйфатында ул бөтен дөньяны диярлек әйләнеп чыга, диңгез-океаннарны иңли, күп илләрдә була, төрле милләт халыкларының тормыш-көнкүреше, гореф-гадәтләре белән якыннан таныша, диңгезчеләр тормышына һәм хезмәтенә бәйле бихисап кызыклы, гыйбрәтле хәлләргә тап була. Тора-бара бу истәлекләр күңелдә тәмам тулышып, аны кулына каләм алырга мәҗбүр итә. Китапханәдә М.Юнысның иҗатын яктырткан китап күргәзмәсе эшли. китаплар үз укучысын көтеп кала.
Вы будете получать информацию о предстоящих мероприятиях в Нижнекамске в выбранных категориях.
Обещаем, никакого спама! Вы сможете отписаться в любое время.