Гаилә – рухи һәм әхлакый кыйммәтләрне саклаучы, ата-бабалар тәҗрибәсен, тәрбиясен олы хәзинә итеп кадерләп торучы, буыннарны өзелмәс чылбыр белән бәйләүче. Гаилә- тугрылык, хөрмәт, мәхәббәт хисләре ташкыны, чиксез бәхет һәм күңел тынычлыгы чыганагы ул.
Гаилә көненә багышлап урта яшьтәге мәктәп балалары өчен «Минем гаиләм» исемле әдәби сәгать үткәреләчәк. Балаларга алдан өй эше бирелде: аларга үзләренең гаиләсе турында сөйләргә әзерләнергә һәм рәсем ясарга. Китапханәче кеше өчен гаиләнең әһәмияте һәм гаилә кыйммәтләре турында сөйләячәк.
Вы будете получать информацию о предстоящих мероприятиях в Нижнекамске в выбранных категориях.
Обещаем, никакого спама! Вы сможете отписаться в любое время.