Китап уку ул күңелгә шифалы дәва төсле. Яхшы китапны укып чыккач та, аннан аерыласы килми; кабат-кабат укыган китапларыбыз да аз түгел бит. Җәй көне татар әдәбиятын сөючеләр күбрәк нинди китаплар укый соң? Китап укучыларыбызның иң яратакан китапларына әверелгән, Балтач бистәсендә яшәүче Әлфия апа Габдуллинаның «Бүре үче» повесте. Әсәрнең тасвирламасына күз салсак, повестьта тормышның төрле сынауларын узып, кеше булып кала алган һәм бәхетенә ирешкән хатын-кыз язмышы сурәтләнә. Әсәрдәге вакыйгалар укучыны бер мизгел эчендә бөтереп ала да үз эченә алып кереп китә. Әлфия Габдуллинаның әлеге китабы беркемне дә битараф калдырмас.
Вы будете получать информацию о предстоящих мероприятиях в Нижнекамске в выбранных категориях.
Обещаем, никакого спама! Вы сможете отписаться в любое время.