2нче номерлы шәһәр китапханәсендә Ләбиб Лерон иҗатына багышланган «Күп кырлы талант иясе» дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды. Күргәзмәдә аның тормыш юлы, иҗаты белән танышырга була, шулай ук, язучының төрле елларда басылып чыккан, китапханә фондындагы китаплары урын алды. Ләбиб Лерон - Татарстан Язучылар берлегенең Шәйхи Маннур, Абдулла Алиш һәм Фатих Хөсни исемендәге әдәби премияләр лауреаты. Ләбиб Лерон исеме иҗат дөньясында кайнаганнарга да, бу өлкәдән ерак торганнарга да таныш. Шагыйрь, журналист, балалар язучысы, драматург, сатирик, тәрҗемәче – үзен төрле өлкәләрдә сынаган һәм хәзер дә яңалыкка омтылган актив иҗатчыларның берсе ул.
Вы будете получать информацию о предстоящих мероприятиях в Нижнекамске в выбранных категориях.
Обещаем, никакого спама! Вы сможете отписаться в любое время.