Кешелек дөньясының матур сыйфатлары: зыялылыгы, гыйлемлеге, мәдәнилеге – һәрвакыт, әлбәттә, әдәбият ярдәмендә тәрбияләнгән. Бүгенге көндә дә язучыларыбыз бай, матур әдәбиятыбызны үзләренең искиткеч мәгънәгә, фикергә ия тирән эчтәлекле әсәрләре белән баетып торалар. «Кунакчыл Түбән Кама» проекты кысаларында узучы әдәби-музыкаль кичәбезнең төп кунагы –Татарстан Язучылар берлеге әгьзасы Илзирә Вәлиуллина булачак. Илзирә ханым, берәүне дә кабатламый торган шигырьләрендә ихласлылык хөкем сөрә. Кеше, гаделлек, әхлак төп урын били. Адәм баласының күңел дөньясын, уй-йөрешләрен, әрнү-кичерешләрен йөрәккә үтеп керерлек итеп сурәтли белә.
Вы будете получать информацию о предстоящих мероприятиях в Нижнекамске в выбранных категориях.
Обещаем, никакого спама! Вы сможете отписаться в любое время.