Мул сулы Идел елгасы күпсанлы инешләр кушылудан хасил булган кебек мең еллык тарихы булган татар әдәбияты да төрле төбәкләрдә эшләп килүче иҗат түгәрәкләре, әдәби берләшмәләр эшчәнлеге белән яши, алардан илһам-көч ала. Шунысы сөенечле: заманнар үзгәрсә дә, иҗат дәрте белән янып-ялкынланып яшәүче әдәби берләшмәләр бар!
Түбән Камадагы «Кама таңнары» берләшмәсе әдәбият дигән олы дәрьяның иң мул сулы кушылдыгыдыр, мөгаен. Озын гомерлесе һәм актив каләм ияләрен туплаганы. Шулар арасында, 21 нче февраль көнне 80 яшьлек юбилеен билгеләп үтүче, Шәехова Роза Зәки кызы да бар. Китапханәбездә «Күңелләрдә дөрләп яна хисләр ... » дип исемләнгән әдәби тукталышыбызда язучының иҗат җимешләре белән таныштырып үтәрбез.
Вы будете получать информацию о предстоящих мероприятиях в Нижнекамске в выбранных категориях.
Обещаем, никакого спама! Вы сможете отписаться в любое время.