Татар совет әдәбиятының күренекле вәкилләреннән берсе - Шәйхи Маннурның (Шәйхелислам Фәрхулла улы Маннуров) иҗаты күпкырлы. Ул – үзенең бай шигъри һәм чәчмә әдәби иҗат мирасы белән XX йөз совет чоры татар әдәбиятына зур өлеш керткән күренекле әдипләрнең берсе. Егерменче-илленче елларда иҗаты шигърият белән бәйләнгән булса, алтмышынчы-җитмешенче еллардагы уңышлары бигрәк тә проза жанры белән бәйле.
Шагыйрь һәм прозаик Шәйхи Маннурның 15 нче гыйнварда тууына 120 ел тула. Шул уңайдан мәктәп укучылары өчен «Күңел бакчасы» дип аталган шигъри кунакханә оештырабыз. Биредә язучының тормыш юлы, иҗаты белән танышып шигырьләрен укырбыз. Кызыксындырган сорауларга җавап эзләрбез.
Вы будете получать информацию о предстоящих мероприятиях в Нижнекамске в выбранных категориях.
Обещаем, никакого спама! Вы сможете отписаться в любое время.