
Камил Кәримов — язучы-сатирик, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстан язучылары берлегенең Фатих Хөсни исемендәге әдәби премиясе лауреаты, Гамил Афзал исемендәге әдәби премия лауреаты Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты. Татарстанның халык язучысы. К.Кәримовның беренче хикәяләре һәм юморескалары көндәлек матбугатта үткән гасырның җитмешенче елларында күренә башлый, 1981 елда тәүге җыентыгы басылып чыга. Язучы әсәрләренең төп каһарманнары – авыл балалары, яшүсмерләр. Тора-бара әсәрләр эчтәлек-тематик һәм жанр ягыннан киңәя, язучы иҗатында хикәяләр белән беррәттән күләмлерәк әсәрләр – повестьлар пәйда була. К.Кәримовның әдәби иҗаты эстрада белән тыгыз бәйле. Ул дистә еллар буе дәвам иткән «Шаян сәхнә», «Ачык сәхнә», «Каз өмәсе», «Көмеш кыңгырау» кебек популяр телевизион тапшырулар, тамашалар авторы һәм алып баручысы буларак та киң аудиториягә таныла. Китапханәдә язучының иҗатына багышланган китап күргәзмәсе эшли. Китап укучы укучыларыбызны китапханәдә көтеп калабыз.

























Вы будете получать информацию о предстоящих мероприятиях в Нижнекамске в выбранных категориях.
Обещаем, никакого спама! Вы сможете отписаться в любое время.