
«Китап – тормыш көзгесе, Китап – бөек тәрбияче».
Китап кешенең дусты гына түгел, ә киңәшчесе дә. Китап кешене дөрес фикер йөртергә, яхшыны начардан аерырга, гадел булырга, тормышта дөрес юл табарга өйрәтә. Шуңа да китаплар белемне тирәнәйтүдә кешенең иң ышанычлы дуслары. Барлык чорларның, барлык халыкларның китапларында мавыктыргыч акыл, тапкырлык һәм яхшылык байлыгы сибелгән. Матур китаплар – гаҗәеп нәрсәләр күренәчәк көзге, ялгызлыкта иптәш, көчсезлектә ярдәмче, хәсрәтләрдә шатлык китерүче, фикерләрне нурландыручы, үткән заманнарның хәлләрен сөйләп торучы,тарихны хикәят итүче.
Китапханәдә яңа китапалар белән таныштыру булачак.

























Вы будете получать информацию о предстоящих мероприятиях в Нижнекамске в выбранных категориях.
Обещаем, никакого спама! Вы сможете отписаться в любое время.