Әдәбият мәйданына яшли аяк атлап та, иҗат җимешәләрен татар укучысына бераз соңрак, тыйнак һәм сак кына тәкъдим иткән әдипләребез шактый.”Ялантауга ай кунган”(рус телендә “Ялантау”), “Сихәтләнү” җыентыклары, “Карт шомырт хатирәсе(рус телендә “Воспоминания черёмухи”), “Тау башында бүре бар” китаплары, балалар өчен язылган берничә җыентыгы белән тыйнак кына, ләкин шактый ныклы адымнар белән әдәбият мәйданында үз сукмагын булдырган Равилә Шәйдуллина-Мурат иҗаты үз укучысын тапкан иҗат.
Г.Тукай исемендәге үзәк китапханәдә язучылар берлеге әгъзасы Равилә Шәйдуллина-Мурат һәм телевидение һәм кино режиссеры, сценарийлар авторы Нурания Җамали белән әдәби-музыкаль очрашу булачак. Барлык әдәбият һәм сәнгать сөюче дусларыбызны китапханәбездә көтеп калабыз.
Вы будете получать информацию о предстоящих мероприятиях в Нижнекамске в выбранных категориях.
Обещаем, никакого спама! Вы сможете отписаться в любое время.