2025 елда күренекле мәгърифәтче Каюм Насыйриның тууына 200 ел тула. Аның исеме һәм мирасы халкыбыз күңелендә, аларның эшләрендә яши. 2нче номерлы шәһәр китапханәсендә Каюм Насыйриның тууына 200 ел тулуга багышланган «Язучы һәм мәгърифәтче Каюм Насыйри» дип аталган китап күргәзмәсе эшли башлады. Мәгърифәтче, тарихчы,этнонраф, тел галиме, һәм язучы, әдип, педагог Каюм Габденнасыйр улы Насыйри 1825 елның 14 февралендә әлекеге Казан губернасы Олы Шырдан(Яшел Үзән) авылында мулла гаиләсендә туа. Күргәзмәдә язучының китаплары урын алды, китапханәгә рәхим итегез.
Вы будете получать информацию о предстоящих мероприятиях в Нижнекамске в выбранных категориях.
Обещаем, никакого спама! Вы сможете отписаться в любое время.