
Халык күңелен аңлыйсың килсә, аның җырларын тыңла, диләр. Ләкин җырлар үзеннән-үзе генә тумый, аларны сәләтле, моңлы шәхесләр генә иҗат итә ала. Бүгенге көндә җыр мәйданының иң уртасында Разил Вәлиев тора. Аның җырларында тормыш матурлыгы һәм мәхәббәт сагышы, халык язмышы һәм киләчәккә өмет – һәммәсе дә бар. Разил Вәлиевнең «Ватаным», «Сагынам», «Нигә, әни, нигә картаясың?», «Иң якты йолдыз» һәм башка бик күп җырлары чишмә кебек иркен һәм талгын агышлы. Әйтерсең, алар каләм белән ак кәгазьгә язылмаган, ә йөрәктән саркып чыккан. Тынгысыз күңелле, сизгер йөрәкле, олы җанлы шагыйрь генә халык күңеленә барып җитәрлек шундый җырлар иҗат итә ала.
4 январь көнне Разил Вөлиевне искә алу йөзеннән Г. Тукай исемендәге китапханәдә "Яшьнәп узган гомер" дип исемләнгән әдәби-музыкаль очрашу булып узачак. Очрашуда "Кама таңнар"ы язучылары үзләренең якты истәлекләре белән бүлешәчәкләр ә "Илһам" эстрада җырчылары очрашуны җыр- моңнарга урарлар дигән өметтә калабыз.

























Вы будете получать информацию о предстоящих мероприятиях в Нижнекамске в выбранных категориях.
Обещаем, никакого спама! Вы сможете отписаться в любое время.