Ике китап авторы, "Кама таңнары" әдәби берләшмә язучысы 65 яшь тулу уңаеннан Мөнҗия Хәлимованы китапханәбезгә чакырырга булдык. «Яшьлек җырымны көйлим...» дип исемләнгән әдәби – музыкаль кичәбезнең кунагы киң кырлы, үзенчәлекле ханым. «Талир тәнкә» ансамбле солисты Мөнҗия ханым иҗат мәйданына бик соң килеп керә. Әмма, бик зур багаҗ белән. Бер-бер артлы шигырьләр язып, күңел хисләрен кәгазъ битләренә төшерсә, гармунын кулга алып, аларны көйгә дә сала. Тормыш юлының кызыклы вакыйгаларына күз салып, шигърияте аланында ял итеп, автор үзе башкарган җырлар кочагында ял итәргә теләүче һәркемне әлге очрашуга көтәбез. Сарман якларында туып, бүгенге көндә Түбән Камада яшәүче Мөнҗия ханым иҗаты һәркемдә зур кызыксыну һәм соклану уятыр, дигән теләктә калабыз.
Вы будете получать информацию о предстоящих мероприятиях в Нижнекамске в выбранных категориях.
Обещаем, никакого спама! Вы сможете отписаться в любое время.