
Һәркем яшьлеген сагынып искә ала шул! Шәһәребезнең үзәк китапханәсендә "Яшьлегем чишмәләре" төркеменә йөрүче хөрмәтле хезмәт ветераннары өчен бик күңелле бер чара әзерләнгән. "Яшьлегем җырлары" дип исемләнгән әдәби-музыкаль очрашуда алар яшьлек хатирәләрен яңартып, күңелләренә якын җырларны бергәләп башкарачаклар. Бу очрашу ветераннарыбызга яшьлек дөньясына сәяхәт кылырга, күңелләрен күтәрергә һәм бер-берсе белән аралашып, җылы хатирәләр белән уртаклашырга менә дигән мөмкинлек булачак! Иң мөһиме – бу көнне һәркем үзен яшь, көчле һәм дәртле итеп хис итәчәк!
























Вы будете получать информацию о предстоящих мероприятиях в Нижнекамске в выбранных категориях.
Обещаем, никакого спама! Вы сможете отписаться в любое время.