«Яратам мин сине, Җир шары!»

«Яратам мин сине, Җир шары!»
Нижнекамская городская библиотека семейного чтения № 48

2025 нче елның 9 декабрендә татар поэзиясенең классик шагыйре, Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге дәүләт бүләге иясе Хәсән Туфанның тууына 110 ел тула. Хәсән Туфан татар поэзиясенең бай һәм олы тарихында мактаулы урыннарның берсен биләп тора. Әдәбиятка ул егерменче еллар уртасында килә. Аның “Урал эскизлары”, “Ике чор арасында”, “Бибиевлар” , “Җырланмаган җырлар турында” кебек әсәрләре беренче чор иҗат җимешләре.  Хәсән Туфан иҗатының иң җитлеккән чоры – кырыгынчы – җитмешенче елларга туры килә. Шагыйрьнең мәхәббәт лирикасы татар поэзиясендә аерым урын били. “Тамчылар ни диләр?”, “Гүзәл дә түгел кебек син”, “Иртәләрем-кичләрем”, “Кайсыгызның кулы җылы”, “Әйткән идең” һ.б. әсәрләре Х. Туфан иҗатының энҗеләре.Ул фаҗигале һәм бәхетле язмышлы шагыйрь.

  Китапханәдә  әдипнең тууына 125 ел тулу уңаеннан әдәби сәгать үтәчәк.



Источник: Культура.рф
изменить информацию сообщить о проблеме

С этим мероприятием что-то не так?

  • Неправильная дата или время
  • Неправильный адрес
  • Неправильно указан тип мероприятия
  • Плохое описание
  • Мероприятие отменено или отложено
  • Неприемлемый/неприличный контент
  • Нарушение авторских прав
  • Это спам
  • Не получается купить билет

Нижнекамская городская библиотека семейного чтения № 48

похожие мероприятия

Все мероприятия в Нижнекамске