Түбән Кама районының Тоба авылында туып үскән, хәзерге көндә Түбән Кама шәһәрендә яшәп иҗат итүче шагыйрә Рәсимә Харис кызы Нәбиуллинаның «Сарылып сагышларга» исемле яңа шигырьләр китабы басылып чыкты.
Шагыйрә гомере буе үзенең балачагы үткән туган ягын, әти-әнисен яратып, сагынып, олылап яши. Аның иҗатында туган як темасы, илаһи зат- әнкәйләр темасы белән үрелеп бара.
Балачактагы иң садә хисләр, яшьүсмер хыяллары, тел, милләт
турында уйланулар,туган як, яшь аралаш көлү - җыентыкка барысы да кергән.
Китапханә укучыларын әлеге яңа китап белән таныштыру булачак.
Вы будете получать информацию о предстоящих мероприятиях в Нижнекамске в выбранных категориях.
Обещаем, никакого спама! Вы сможете отписаться в любое время.