2025 ел буена планлаштырылган «Караш» проектын дәвам итеп, китапханәбезгә Туфан Миңнуллин исемендәге Түбән Кама татар драма театры артистлары Юрий Павлов һәм Гүзәл Шәмәрданованы чакырырга булдык. «Һәр Мәҗнүннең үз Ләйләсе...» дип исемләнгән әдәби-музыкаль очрашуыбызның кунаклары ¬– киңкырлы, үзенчәлекле шәхесләр. Тормыш юлының кызыклы вакыйгаларына күз салып, шигърият аланында ял итеп, үзләре башкарган җырлар кочагында ял итәргә теләүче һәркемне әлеге очрашуга көтәбез. Бүгенге көндә Түбән Камада яшәп иҗат итүче Юрий һәм Гүзәл һәркемдә зур кызыксыну һәм соклану уятыр, дигән теләктә калабыз.
Вы будете получать информацию о предстоящих мероприятиях в Нижнекамске в выбранных категориях.
Обещаем, никакого спама! Вы сможете отписаться в любое время.