
Сабантуй – ул бәйрәм генә түгел, ул халыкның буыннан-буынга күчә торган тарихын һәм гореф-гадәтләрен чагылдыра. Ул халкыбызның рухи дөньясының, милли йолаларының матур бер үрнәге булып тора. Сабан туе – ул борынгы заманнардан килгән, тырыш хезмәткә багышланган, язгы кыр эшләренең уңышлы тәмамлануын билгеләп үтүче милли бәйрәм.
Бу көнне, кояш елмаеп, күк йөзе аяз булган бер матур көнне, үзәк китапханә хезмәткәрләре Г.Тукай исемендәге уку һәм ял паркында 14 нче лицей укучылары белән берлектә күңел ачу уены оештырачаклар. Алар арасында капчык киеп йөгерү, чүлмәк вату, аркан тарту кебек ярышлар булачак . Һәр уен, һәр ярыш – ул татар халкының борынгы йолаларына, гореф-гадәтләренә бәйле.
Китапханәчеләр, уеннарны алып бару белән беррәттән, һәр уенның нидән килеп чыкканлыгы, аның тарихы һәм бүгенге көндәге әһәмияте турында да сөйләячәкләр. Китапханә хезмәткәрләре исә, бу чара аша, яшь буынга милли культурабызның бай мирасын, гореф- гадәтләребезнең әһәмиятен җиткерергә тырыштылар.
























Вы будете получать информацию о предстоящих мероприятиях в Нижнекамске в выбранных категориях.
Обещаем, никакого спама! Вы сможете отписаться в любое время.