
Татар халкының күпләгән талантлы уллары һәм кызлары арасында Габдулла Тукай үзгә урын алып тора. Ул үзенең кыска гына гомерендә халыкның «моңлы көен җырлаучы» шагыйрь, талантлы публицист, үткен тәнкыйтьче булып таныла һәм күпкырлы иҗаты белән ХХ йөз башы татар Яңарышына җитди өлеш кертә. Әдип яңа татар әдәбиятының нигез ташларын салыша, аның халыкчанлык юнәлешендә үсеп китүенә хезмәт итә. Иҗатка беренче адымнарын ясаганда, ул таянычны халык авыз иҗатында, күпгасырлык язма мирас җәүһәрләрендә таба. Халкының шатлык,куанычы белән яшәгән Тукай мәгърифәткә, аң-белемгә омтылышны яклап чыга.
Китапханәдә Г.тукайны искә алу кичәсе үтәчәк.

























Вы будете получать информацию о предстоящих мероприятиях в Нижнекамске в выбранных категориях.
Обещаем, никакого спама! Вы сможете отписаться в любое время.